https://tnv.ru
16 Июль 2021, 09:48
627
0
Кичә, 15 июльдә, ZOOM платформасында «Европа татарлары альянсы» утырышы узган. Утырышны “Ауропа татарлары альянсы”ның рәисе вазыйфаларын башкаручы Бари Дианов үткәргән. Утырышта Литваның Клайпеда шәһәрендә “Европа Сабантуе”н үткәрү мәсьәләсе каралды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татарлары конгрессы.
Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән БТК Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләр татарлары иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Ленара Кутеева катнашты. Ул җыелышта катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять сәбәпле, 2021нче елда “Европа Сабантуе”н үткәрмәү турында карар кабул ителде.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Бүлешергә
Комментарии 0