Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ уздырган “Татар мирасы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

ТНВ уздырган “Татар мирасы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

https://tnv.ru

03 Август 2021, 11:53

643

0

ТНВ уздырган “Татар мирасы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
ТНВ уздырган “Татар мирасы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Бәйгегә яшь һәм олы буын вәкилләре, аерым гаиләләр, мәктәп, иҗади төркемнәр үзләренең видеоязма һәм фотосурәтләрен юлладылар.

Татарстан гына түгел, чит ил төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез дә актив катнашты. Казахстан, Башкортстан, Беларус республикалары, шулай Киров, Пенза, Ульян, Свердлау өлкәләреннән эшләр кабул иттек.

5 номинациягә 300гә якын эш килде. Һәрбер номинациядә жюри тарафыннан сайланып алынган иң яхшы 10 эш ТНВ инстаграм аккаунтына урнаштырылды. Бер атна дәвамында язылучылар үзләренә ошаган эшләр өчен тавыш бирделәр. Шул рәвешле 15 җиңүче сайланып алынды.

"Гармун телләрендә татар көе" номинациясе:
1 урын - Зыятдиновлар гаиләсе (Балтач)
2 урын - Радик Халиков (Чистай)
3 урын - Ринат Гильмутдинов

"Аш-су остасы" номинациясе:
1 урын - Хәнифә Шакирова
2 урын - Гөлгенә Сафина (Биектау)
3 урын - Зифа Исхакова (Түбән Новгород)

"Һөнәр иясе" номинациясе:
1 урын - Әхтәм Шәвәлиев (Арча)
2 урын - Данис Бәдретдинов (Свердлау өлкәсе)
3 урын - Рамил Азматов (ХМАО -Югра төбәгенең Мегион шәһәре)

"Милли кием" номинациясе:
1 урын - Юнысовлар гаиләсе (Свердлау өлкәсе)
2 урын - Лилия Купаева
3 урын - Питрәч районы Шәле авылы хатын-кызлары

"Буыннардан калган хәзинә" номинациясе:
1 урын - Рәисә Исламова
2 урын - Әлфия Хәлиуллина (Яшел Үзән)
3 урын - Рида Хөснетдинова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров