Онлайн трансляция

Свернуть

Екатеринбургта татар теле буенча бушлай курслар ачыла

Екатеринбургта татар теле буенча бушлай курслар ачыла

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2021, 11:11

394

0

Дәресләр октябрь аеннан башлана.

Екатеринбургта татар теле буенча бушлай курслар ачыла
Свердловск өлкәсендә татар теленнән дәресләр башлана. Курс октябрьдән башланып китәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Дәресләрне Екатеринбург шәһәрендәге "Каюм Насыйри институты" үзәге методисты, югары квалификацияле укытучы Динария Алетдинова алып бара.

Курсны тулаем узган һәм имтиханны уңышлы тапшырган укучыларга Казан федераль университет сертификаты биреләчәк.

Беренче дәрес 2 октябрьдә 12:00 сәгатьтә була.

Адрес: Екатеринбург шәһәре, Сакко һәм Ванцетти ур., 24 йорт
Белешмәләр өчен телефон: 8(343)3714319, 358-88-14, 358-13-42, 358-15-22

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров