Онлайн трансляция

Свернуть

Татарча диктантны җир шарының 27 иле, Россиянең 67 төбәге язды

Татарча диктантны җир шарының 27 иле, Россиянең 67 төбәге язды

https://tnv.ru

13 Сентябрь 2021, 11:33

237

0

Татарча диктантны җир шарының 27 иле, Россиянең 67 төбәге язды
Туган телләр елының иң зур вакыйгаларының берсе - бу атнада бар татар дөньясы татарча диктант язды. Беренче тапкыр бу акция 3 көн дәвамында оештырылды.  

Татарча диктант - туган телдә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мөмкинлеге генә түгел, ул шушы мизгелдә үзеңне зур милләтнең бер вәкиле итеп тою. Казанда яшисеңме син, Россиянең икенче бер читендәме, әллә башка континентта укмы? Шушы сәгаттә син халкың белән бергә. Быел татарча диктант 1 миллион татарны колачлар дип көтелә. Рания Абдрахманова тулырак. 

Җир шарының 27 иле, Россиянең 67 төбәге. Татарстанның һәр районы. Быелгы Татарча диктант акциясе тарихка шулай керәчәк. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров