Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда татар яшьләре көннәре форумы уза

Казанда татар яшьләре көннәре форумы уза

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2021, 16:38

183

0

Казанда татар яшьләре көннәре форумы уза
Татарның милли җанлы егет-кызлары бу көннәрдә Казанда. Бүген Габдулла Кариев театрында татар яшьләре форумы ачылды. Биредә Россиянең 30 төбәгеннән 180 кеше катнаша.

5 көн дәвамында аларга кызыклы лекцияләр укылачак, татар теле, тарихы, журналистикасы, вокал һәм кул эшләре буенча осталык дәресләре узачак.

Яшьләр үзләре өчен көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышачак, иҗади проектларын да тәкъдим итәләр. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров