Онлайн трансляция

Свернуть

Казан кешесе "Поле Чудес" тапшыруында татарча җырлады - видео

Казан кешесе "Поле Чудес" тапшыруында татарча җырлады - видео

https://tnv.ru

11 Октябрь 2021, 15:02

673

0

Казан кешесе "Поле Чудес" тапшыруында татарча җырлады - видео
Казанның Мәскәү районында яшәүче Альмира Хәялетдинова Беренче каналдагы «Поле Чудес» тапшыруында катнашты. Аның катнашында чыгарылыш эфирга 8 октябрьдә чыкты.

Моннан тыш, Казан вәкиле татар телендә җыр башкарды. Шуннан соң барабанда «Ачкыч» чыкты һәм Татарстан башкаласыннан тамашада катнашучы приз — автомобиль өчен көрәште, тик кызганычка каршы, ул дөрес ачкычларны сайламады.

Альмира Хәялетдинова уенның ошавын һәм онытылмаслык хәтирәләр белән кайтуын сөйләде Киров һәм Мәскәү районы администрациясе Инстаграм аккаунтында.

Фото: instagram.com/kirmos_info

Комментарии 0

Аватар