Онлайн трансляция

Свернуть

Ульяновск шәһәрендә «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды

Ульяновск шәһәрендә «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды

https://tnv.ru

26 Октябрь 2021, 17:47

154

0

Ульяновск шәһәрендә «Татар теле һәм мәдәнияте көне» узды
Ульяновск өлкәсендә агымдагы ел «Китап елы» буларак уза. Шул уңайдан шәһәрнең «Губернаторский» мәдәният сараенда «Татар теле һәм мәдәнияте көне» үтте. Китап елына багышлап оештырыланга күрә, мәдәният сараеның фойесында китапка кагылышлы интерактив кургәзмәләр эшләде. Бәйрәмгә килучеләр татар язучыларының автографлары куелган китапларны да күрә алды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Китаплар арасында Ә. Еники, И. Юзеев, М.Мәһдиев, Х.Туфан, Т. Миңнулин кулы белэн язылган басмалар да бар иде. Ульяновскида яшәп ижат итуче язучыларның китаплары да күргәзмә залында урын алган.

Әлеге күргәзмәдә Cафиннар гаиләсендә сакланучы моннан 111 ел элек чыккан 1х2 см зурлыктагы Коръән китабы да күрсәтелгән.

Фото: tatar-congress.org


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров