Онлайн трансляция

Свернуть

Екатеринбургта Татар бистәсе барлыкка киләчәк

Екатеринбургта Татар бистәсе барлыкка киләчәк

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2021, 15:13

914

0

Бу хакта "Акыл фабрикасы" форумында хәбәр иттеләр.

Екатеринбургта Татар бистәсе барлыкка киләчәк
14 ноябрь Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында «Екатеринбургта Татар бистәсе: проектның барлыкка килү тарихы» лекциясе булды. Биредә «Екатеринбург татар бистәсе» проекты җитәкчесе, Ural.tatar порталы редакторы Илдар Хәбибуллин чыгыш ясады.

«2023 елда Екатеринбургның 300 еллыгына Татар бистәсен булдырырга телибез», - диде Илдар Хәбибуллин. Ул әлеге бистәгә керәчәк Миллер йорты турында сөйләде.

«Йорт 19 гасырда төзелгән, 20 гасырның 20нче елларында ул татар-башкорт җәмәгатьчелегенә тапшырылган. Сугыштан соң анда коммуналь торак булган. Егерме елга якын ул шулай җимерелеп торган. Без хәзер ул йортка тотындык. Аны я татар, я мөселман үзәге итеп ачарга теләк бар. Аны һәр теләгән кешегә ачык пространство итеп ясыйсы килә», — диде ул.

Әлеге бина янында сәүдәгәр Агафуровлар йорты урнашкан. Илдар Хәбибуллин әйтүенчә, Екатеринбургта Агафуровларга һәйкәл ачылачак.

Чыганак һәм фото: tatar-inform.tatar

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров