https://tnv.ru
13 Декабрь 2021, 12:27
1589
0

Иртәгә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге ачылышында катнашачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«Безнең алда торган иң мөһим чараларның берсе — 1990 еллардан башлап Петербург татарлары хыялланган Татар мәдәни үзәген ачу. Инде менә 14 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безгә киләчәк һәм без бу мәйданчыкны тантаналы рәвештә ачачакбыз», — дип сөйләгән Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.
Яңа оешма шәһәр үзәгендә урнашачак. Анда заманча мультимедиа җиһазлары куелган, тавыш яздыру студиясе бар, китапханә фондын формалаштыру бара.
Санкт-Петербургта барлыгы 12 татар иҗтимагый оешмасы эшли.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0