Онлайн трансляция

Свернуть

КФУда татар теле буенча бушлай курслар башлана

КФУда татар теле буенча бушлай курслар башлана

https://tnv.ru

04 Апрель 2022, 17:10

1316

0

Уку ике ай дәвам итәчәк.

КФУда татар теле буенча бушлай курслар башлана
Бүген Казан федераль университетында татар теленнән бушлай курслары старт ала. Уку ике ай дәвам итәчәк.

Курсларга язылу өчен тест узарга кирәк, аның ярдәмендә телне белү дәрәҗәсе билгеләнәчәк. Курслар өчен сылтама буенча онлайн-теркәлү узу сорала. Шуннан соң кабул ителү турында гаризаны күчереп алып бастырырга, тутырырга һәм паспорт күчермәсе белән бергә дәрескә алып килергә кирәк.

Формалашкан төркемнәр исемлеге, дәресләр расписаниесы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (Татарстан ур., 2) беренче катындагы фойеда игъланнар тактасында урнаштырылачак, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Укулар эш көннәрендә, атнага ике тапкыр, 18:00 дән 20:15 сәгатькә кадәр узачак.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә мөмкин: +7(843)293-94-52.

Фото: ТНВ

Кызыклы һәм актуаль яңалыклар белән танышып бару өчен безнең социаль челтәрләргә язылыгыз: ВконтактеТелеграмRuTube һ.б.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров