Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Сабантуйга шәһәр яны поездларында барып җитеп булачак

Казанда Сабантуйга шәһәр яны поездларында барып җитеп булачак

https://tnv.ru

24 Май 2022, 11:44

3660

0

Казанда Сабантуйга шәһәр яны поездларында барып җитеп булачак
Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Мирный бистәсендәге Каенлыкка — Сабантуй уздыруның төп мәйданына шәһәр яны поездларында килеп җитә алачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Казанда Сабантуй 19 июньдә узачак. Сабантуй берничә мәйданчыкта уздырылачак.

Электричкалар Казан-1 станциясеннән 7:35, 9:25, 12:25, 14:45, 18:10, 19:46 сәгатьләрдә китәчәк. Юлга 10 минут вакыт каралган. Кире юнәлештә, Каенлык станциясеннән поездлар 6:51, 8:40, 11:45, 14:02, 17:31, 19:10 сәгатьләрдә кузгалачак. Юлга 13 минут китәчәк.

Бу маршрутта 780 пассажирга исәпләнгән 12 электр поезды йөри, алар Казан, Вахитово, Каенлык, Комбинат, Юбилей, Столбище, Аэропорт станцияләрендә туктала, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров