Онлайн трансляция

Свернуть

Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышлап һәйкәл ачылачак

Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышлап һәйкәл ачылачак

https://tnv.ru

02 Июнь 2022, 13:55

434

0

Тантана 10 июнь көнне булачак.

Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышлап һәйкәл ачылачак
Рязань өлкәсенең Касимов шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы узачак. Ул 2022 елның 10 июненә каралган.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башка шәрәфле кунаклар катнашачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу, Касыйм шәһәренең 870 еллыгына, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан оештырыла. Биредә Хан мәчетендә бәйрәм җомга намазы, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм концерты, юбилей даталарына багышланган күргәзмәләр көтелә.

Фото: wikipedia.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров