Онлайн трансляция

Свернуть

Перуда беренче тапкыр Сабантуй узган

Перуда беренче тапкыр Сабантуй узган

https://tnv.ru

02 Июнь 2022, 14:40

751

0

Перуда беренче тапкыр Сабантуй узган
28 май Перуда татар һәм башкорт бәйрәме Сабантуй узган Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Перуда, гомумән Латин Америкасында да Сабантуй беренче тапкыр бәйрәм ителгән. Оештыручылар - Перу КСОРСы һәм "С тобой, Россия" ассоциациясе ярдәмендә "ТатЛам" иҗтимагый оешмасы.

Бәйрәмне "ТатЛам" оешмасы җитәкчесе һәм оештыручысы Гыйләҗева Алисә Әмир кызы рәсми рәвештә ачып җибәргән һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлавын укыган.

Соңыннан милли көйләр, биюләр яңгыраган. Бәйрәмгә килгән кунаклар татар милли сыйлары белән авыз иткәннәр, Сабантуйның традицион уеннарында катнашканнар.

Фото: ksorsperu.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров