Онлайн трансляция

Свернуть

Алабуга Сабан туенда нинди йолдыз чыгыш ясаганы билгеле булды

Алабуга Сабан туенда нинди йолдыз чыгыш ясаганы билгеле булды

https://tnv.ru

03 Июнь 2022, 15:12

1664

0

Алабуга Сабан туенда нинди йолдыз чыгыш ясаганы билгеле булды
Алабугада Сабантуй бәйрәме 12 июнь көнне узачак, аның хедлайнеры Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Алабуга районы хакимиятендә әйткәннәр.

«Бәйрәм сәгать 9да шәһәр ипподромында үзәкләштерелгән тамашадан башлана», — дип аңлакан Алабуга районы матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Сайбель.

Шулай ук Сабантуй программасында Алабуга районы предприятиеләренең махсус техника күргәзмәсе, балалар өчен «Сабантуй», «Парасабантуй», конкур һәм ат чабышлары планлаштырылган. Традиция буенча барлык кунакларны иҗат коллективлары концерт программасы һәм милли көрәш финалы, шулай ук абсолют батырларны бүләкләү көтә.

Шул ук көнне «Сабантуй сылуы» муниципаль бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак. Сайлап алу туры шәһәр Мәдәният сараенда узды. Конкурста җиңүчеләрнең чыгышы һәм бүләкләү гадәттәгечә мәйданның төп сәхнәсендә узачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров