Онлайн трансляция

Свернуть

Казан Сабантуе ничек узды?

Казан Сабантуе ничек узды?

https://tnv.ru

20 Июнь 2022, 10:07

1834

0

Казан Сабантуе ничек узды?
19 июнь Казанда татар халкының төп милли бәйрәме — Сабантуй узды. Ул берьюлы өч мәйданчыкта: Мирный һәм Дәрвишләр поселокларының каенлыкларында, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында барды.

Казан халкы һәм кунаклары татар ашларын татып карады, татар халкының милли уеннарында һәм бәйгеләрендә катнашты, матур концерт программасын карады, ә республика районнары һәм шәһәрләре утарларында татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышты, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев һәм башка мөхтәрәм шәхесләр катнашкан.

Татар халкының милли бәйрәме — Сабан туе Казанда милли көрәш буенча мавыктыргыч ярышлар белән тәмамланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча өч абсолют батыр билгеләнде — бәйрәмнең һәр мәйданчыгында берәр батыр. Алар бәйрәмнең төп призларын — тәкә һәм квадроцикллар алдылар. Ярышларда барлыгы 253 спортчы катнашкан.

Идел буе районының Мирный поселогындагы Сабантуйның төп мәйданында 98 батыр көрәште, Кукмарадан Ринат Дәүләтшин җиңү яулады.

Совет районы Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгында Казан көрәшчесе Айрат Фәтхуллин абсолют батыр булды. Ул 70 көндәше арасында җиңү яулады.

Аккош күленең урман-парк зонасында 85 батыр көрәшкән. ТР башкаласыннан спортчы Булат Мусин җиңү яулады.

Фото: Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров