Онлайн трансляция

Свернуть

Балтачта бәлеш пешерү буенча рекорд куелды

Балтачта бәлеш пешерү буенча рекорд куелды

https://tnv.ru

27 Июнь 2022, 17:09

Татарстанның Балтач районында иң зур бәлеш пешерергә җыеналар, дип язган идек. Менә, кичә, балтачлылар һәм район кунаклары әлеге бәлештән авыз иттеләр.

Бәлеш эчлегенә 20 килограмм ит, 5 килограмм суган, 34 килограмм борай, 5 килограмм сыер мае кулланылган. Камыры 10 килограмм онга басылган булган.

«Бәлеш бик тәмле булды, барлык килгән кунаклар да сыйландылар», — дип сөйләде ТНВ хәбәрчесенә бәйрәм кунакларының берсе Рүзәл Мөхәммәдиев.

Балтачта Яшьләр көнен бик зурлап уздырдылар. Биредә бәлеш пешерү буенча рекордтан тыш, татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясады.


Фото: t.me/baltasi

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар