https://tnv.ru
29 Июнь 2022, 16:08
412
0

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII бөтенроссия съездының пленар утырышында катнашты. Очрашу «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вице-спикеры, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бүген татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә, шул исәптән Татарстаннан читтә дә. Бу эшкә татар укытучылары да зур өлеш кертә, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты, алар балаларга туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Фото: president.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0