Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Президенты Свердловск Сабантуенда катнашты

Татарстан Президенты Свердловск Сабантуенда катнашты

https://tnv.ru

04 Июль 2022, 10:27

629

0

Татарстан Президенты Свердловск Сабантуенда катнашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев XV өлкә Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар халкы өчен Сабантуй – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Свердловск өлкәсе Губернаторына, төбәк Хөкүмәтенә бу чараны бик яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерәсем килә. Гомумән, татар милли-мәдәни оешмаларының инициативаларын хуплаганы өчен», – диде ТР Президенты, сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп.

Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча (2010 ел) Свердловск өлкәсендә 143 мең 803 татар яши. Рәсми рәвештә 10 татар иҗтимагый оешмасы теркәлгән. 7 татар якшәмбе мәктәбе эшли. 18 гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Төбәктә 74 татар һәвәскәр иҗат коллективы бар. Свердловск өлкәсе халкы Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары белән даими очрашып тора. 2005 елдан өлкә Сабантуе бәйрәмнәре үткәрелә.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров