Онлайн трансляция

Свернуть

Балтач районында XV Мөселман балалар Сабан туе узачак

Балтач районында XV Мөселман балалар Сабан туе узачак

https://tnv.ru

12 Июль 2022, 15:05

392

0

Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

Балтач районында XV Мөселман балалар Сабан туе узачак
17 июльдә, Балтач районы Бөрбаш авылында XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман балалар Сабан туе үсеп килүче яшь буында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора.

Тагын бер үзенчәлек - өлкәннәр арасында татар көрәше көтелә. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы Сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары булачак. Беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә.

Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00 сәгатьтә башлана.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров