Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" алып баручысы Фаил Гыймадов Уралның иң югары ноктасында Татарстан байрагын урнаштырачак

"Болгар радиосы" алып баручысы Фаил Гыймадов Уралның иң югары ноктасында Татарстан байрагын урнаштырачак

https://tnv.ru

12 Июль 2022, 17:01

787

0

"Болгар радиосы" алып баручысы Фаил Гыймадов Уралның иң югары ноктасында Татарстан байрагын урнаштырачак
«Болгар радиосы» алып баручысы Фаил Гыймадов җәйге ялларында Уралның иң югары ноктасына менәргә җыена. Хәтерегездә булса, узган елны ул велосипед белән Башкортстанга барган иде.

Бу юлы коллегабыз үзенең тимер аты — машинасы белән сәяхәт итә.

Хәзерге вакытта Фаил Башкортстанның матур җирләре белән хозурлана. Сусак-тау һәм Чатыр-тау янында. Шушы тауга яланаяк менгән кешенең энергиясе арта икән! Әлеге изге җирләрдән энергия туплап, аны «Болгар радиосы» тамашачысы белән бүлешмәкче була.


Комментарии 0

Аватар