Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс узачак

Казанның Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс узачак

https://tnv.ru

25 Июль 2022, 14:15

1628

0

Казанның Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс узачак
27 июльдә Казанның Бауман урамында татар халык биюе буенча мастер-класс булачак. Милли биюгә өйрәтү «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Татар халык биюе күнегүләрен «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы, «Танцы на ТНТ» тамашасы катнашучысы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева өйрәтәчәк.

Дәрес музыкаль яктан үз эшенең осталары төрле инструментларда уйнаучы Айдар Әбдрәхимов (гитара) һәм халыкара конкурслар лауреаты, «ТМТВ» hәм «Болгар Радиосы» милли музыкаль премияләре лауреаты Рәзил Камалов (баян) катнашында үрелеп барачак.

Мастер-класс 18:00 сәгатьтә «Ногай» кунакханәсе янында башлана. Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров