Онлайн трансляция

Свернуть

"Шаян ТВ» баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова татар телле журналистларны балачактан ук әзерләргә чакырды

"Шаян ТВ» баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова татар телле журналистларны балачактан ук әзерләргә чакырды

https://tnv.ru

01 Август 2022, 12:28

1012

0

"Шаян ТВ» баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова татар телле журналистларны балачактан ук әзерләргә чакырды
«Шаян ТВ» башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова татар телле журналистларны кечкенәдән үк үстерергә кирәк дип саный.

«Татар телендә яхшы аралаша, яза торган кадрлар аз диләр, килешеп бетмим. Бездә татар балалары эшли, алар киләчәктә тормыш юлын журналистика белән бәйләргә тели. Аларга кечкенәдән үк юнәлешләр бирергә, тәрбияләргә кирәк. Бу һөнәрнең файдалы һәм кирәкле икәнлеген аңлату мөһим», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында.

Аның әйтүенчә, «Шаян ТВ» каналында балалары татар әдәби телендә сөйли. «Без кечкенәдән «мин журналист булырга хыялландым», дигән балалар үстерергә тиеш. Бездә, мәсәлән, балалар редколлегиясе дә бар. Аларның язмаларын сайтта урнаштырабыз. Алар моны күреп, шатлана, рухлана. Без татар контентын, мохитен булдырырга тиеш», - диде ул.

Чыганак: "Татар-информ"

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар