Онлайн трансляция

Свернуть

Татарлар җыелган җирдә!

Татарлар җыелган җирдә!

https://tnv.ru

02 Август 2022, 12:14

808

0

Татарлар җыелган җирдә!
Казанда Бөтендөнья татар конгрессының сигезенче съезды бара. Быел Конгрессның юбилее, шулай ук Идел буе Боллгар дәүләтендә ислам кабул итүнең дә 1100 еллыгы. Татарстанга ялларга ук килгән делегатлар Болгарда булып кайтты.

Дөньядагы иң зур Коръәнне якыннан күрделәр, әби-бабаларыбыз яшәгән чорлар тарихы белән таныштылар. Татар язмышында тел, мәдәният һәм дин — аерылгысыз төшенчәләр.

Беренче утырышта күтәрелгән темалар — мәгариф һәм мәдәният тармагында төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек. Татарстан ел саен уздырыла торган халыкара чараларда төрле илләрдән милләттәшләребез дә катнаша. Кайберләре бүген дә залда. Татар моңы, татар кызы конкуслары, Ваһапов фестивале. Татар театрлары 2021нче елда гына да чит ил һәм чит төбәкләрдә 300дән артык спектакль уйнаган. Татарстан музейларының күчмә күргәзмәләрен Екатеринбург, Төмән, Ульян, Якутск һәм башка Россия шәһәрләрендә 15 мең кеше караган. Татар шәхесләренә һәйкәлләр, бюстлар ачыла.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров