Онлайн трансляция

Свернуть

Ульяновскта татар бистәсе көлгә кадәр янып беткән - видео

Ульяновскта татар бистәсе көлгә кадәр янып беткән - видео

https://tnv.ru

09 Август 2022, 17:32

1163

0

Мәхәллә халкы, район татар автономиясе активистлары бу урында яңа бина торгызырга карар кылган. Алар өлкә, шәһәр җитәкчелеге, бөтендөнья татар конгрессы һәм битараф булмаучыларның ярдәменә өметләнә.

Ульяновскта татар бистәсе көлгә кадәр янып беткән - видео
Ульяновскида бу ялларда янып беткән татар утарын торгызу өчен, акчалата ярдәм җыя башладылар. Ә хокук органнары фаҗиганың сәбәпләрен ачыклый. Ул урында берничә тикшерү төркеме булып киткән инде.

Йортка ут та, су да кертелмәгән була. Шуңа күрә ут төрткән булулары ихтимал дип саный мәхәллә вәкилләре. Ульяновскида татар халкының көнкүрешен чагылдырган музей янәшәсендә, быел язын милләттәшләребез зур аш мәҗлесләре, никахлар уздыру һәм мохтаҗларны ашату өчен йорт сала. Аны сентябрь аенда ачырга ниятләгән булалар.

Мәхәллә халкы, район татар автономиясе активистлары бу урында яңа бина торгызырга карар кылган. Алар өлкә, шәһәр җитәкчелеге, бөтендөнья татар конгрессы һәм битараф булмаучыларның ярдәменә өметләнә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров