Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырды - видео

Рөстәм Миңнеханов «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырды - видео

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2022, 15:25

113

0

ТНВ "Татарча диктант"ны туры эфирда күрсәтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов «Татарча диктант» акциясенә кушылырга чакырды - видео
Татарстан Республикасы Президенты үзенең социаль челтәрләрендә "Татарча диктант" акциясенә кушылырга чакырды.

«25, 26, 27 ноябрь көннәрендә «Татарча диктант» акциясенә кушылыгыз! Тулырак мәгълүмат - diktant.tatar сайтында», – дип язган Президент.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 25 ноябрь 11:00 сәгатьтә ТНВ каналы "Татарча диктант"ны туры трансляциядә күрсәтә.

Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала.

Быел татарча диктант җиденче тапкыр уза. Диктантны кәгазьдә яки сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров