Онлайн трансляция

Свернуть

Чувашиядә җанисәп нәтиҗәләре - видео

Чувашиядә җанисәп нәтиҗәләре - видео

https://tnv.ru

06 Февраль 2023, 10:58

93

0

Чувашиядә җанисәп нәтиҗәләре - видео
Без 2021нче елгы Халык санын алу нәтиҗәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Аның турында фикер алышу ил күләмендә, белгечләр арасында да бара. Моңарчы без Җанисәп аша илдәге социаль-демографик хәлне белә идек. Ләкин яңа саннарга сораулар күп. Чын вәзгыятьне белер өчен, алынган нәтиҗәне дәүләт базаларында булган мәгълүмат белән чагыштырып карарга туры килмәгәе. Әмма аннан без милләтләр һәм туган телләр турында мәгълүмат таба алмабыз.

Яңа статистика Татарның һәм башка милләтләрнең илдә зур санда кимүен күрсәтте. Без тиз югалабызмы? Әллә санап бетерә алмаганнармы? Узган атнада «Адымнар» бик кызыклы төбәк — Чувашиягә юл тотты. ГРАФИКА: Беренчедән, монда татарлар 15%ка — 5 меңгә кимегән. Һәр нәрсә чагыштырып карасаң, күренә. Бу төбәктә төп милләт булган чувашлар үзләре 130 меңгә азайган. Бу 23%. Монсы башка сыймаслык әйбер!

Фәйрүзә Мәҗитова Чувашиянең зур һәм көчле татар авылларында булып кайткач кызыклы нәтиҗә ясады. Безнең милләттәшләр монда асылда авылда яши, ә татар авыллары зурая гына. Санау хилафлыгы шәһәрләрдә булмады икән?



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров