Онлайн трансляция

Свернуть

2023 елда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе көне һәм урыны билгеле

2023 елда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе көне һәм урыны билгеле

https://tnv.ru

08 Февраль 2023, 12:33

1488

0

2023 елда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе көне һәм урыны билгеле
2023 нче елның 27 май көнендә Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашында Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узган.

Утырышта катнашучылар 26 май көнне – татар сәнгать әһелләре концерты, 27 май көнне Сабантуй бәйрәме оештырылачак дигән фикергә килгәннәр.

Фото: tatar-congress.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров