Онлайн трансляция

Свернуть

Татар уллары: Бүген "Таяну ноктасы" Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров истәлегенә багышланачак

Татар уллары: Бүген "Таяну ноктасы" Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров истәлегенә багышланачак

https://tnv.ru

15 Февраль 2023, 17:49

152

0

Татар уллары: Бүген "Таяну ноктасы" Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров истәлегенә багышланачак
Без дә бөек шагыйребез, каһарманыбыз Муса Җәлил һәм татар моңын дөньяга танытучы легендар җырчыбыз Илһам Шакиров туган көнендә "Татар уллары" марафонына кушылырга булдык. Бүген 19:00 сәгатьтә булачак "Таяну ноктасы" тапшыруы да бөек шәхесләребезгә багышланачак. Тапшыруны Луиза Закирова һәм Альберт Шакиров алып барачак.

Кунаклар:

- Гөлзада Сафиуллина, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;
- Флера Сәйфуллина, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, филология фәннәре докторы;
- Хәлил Гайнетдинов, «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе;
- Флера Абдуллина, Казан кооперация институтының татар мәдәнияты үзәге җитәкчесе;
- Зөфәр Вәлиәхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров