Онлайн трансляция

Свернуть

2023 елда биреләчәк Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

2023 елда биреләчәк Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

https://tnv.ru

15 Март 2023, 15:04

148

0

2023 елда биреләчәк Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы 2023 елда Тукай премиясенә кандидатлар исемлеген бастырып чыгарды. ТР Мәдәният министрлыгында узган ТР Рәисе каршындагы комиссия утырышында 13 кандидат тәкъдим ителгән.

Театр өлкәсендә:

«Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева);
Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме (Фаил Ибраһимова, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабиров);


Әдәбият өлкәсендә:

«Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина;
«Су буенда учак яна» китабы өчен Наил Касыймов;
«Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйрь Шәүкәт Гаделша.


Кинематография өлкәсендә:

«Күктау», «Байгал», «Исәнмесез!?» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев;
«Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкин.


Музыка сәнгате өлкәсендә:

«Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни» «В мире татарской музыки», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева;
Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров.


Сынлы сәнгать өлкәсендә:

милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова;
Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев;


Архитектура өлкәсендә:

Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов;
Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров тәкъдим ителгән.

Исегезгә төшерәбез, лауреатлар 26 апрель көнне игълан ителә.

Фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров