Онлайн трансляция

Свернуть

"Татар сүзе" III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек

"Татар сүзе" III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек

https://tnv.ru

28 Март 2023, 19:10

830

0

Конкурс татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.

"Татар сүзе" III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре билгеле - исемлек
Бүген, 28 март, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - "Татар сүзе" өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды.

Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм беренче тапкыр телевизион проект буларак тормышка ашырылды.



Бәйгегә июльдә үк старт бирелгән иде. Гаризалар дүрт ай дәвамында кабул ителде. Алга таба исә мәртәбәле жюри үз эшенә кереште. Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде. Бәйге дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3 200 гариза кабул итте.



Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Башкортостан, Марий Эл, Чувашия, Киров, Свердлау, Төмән, Самара, Омск, Пермь, Ульяновск, Мәскәү өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы. Беларусь һәм Төркиядән дә катнашучылар булуы - бәйгенең киң колачлы булуын тагын бер кат дәлилли. Республикадан Актаныш, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы районнары аеруча актив катнашты. Иң күп гариза исә Казаннан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Арча шәһәрләреннән кабул ителде. Жюри тарафыннан иң популяр номинацияләр булып, шигърият һәм иҗади гаилә номинацияләре ачыкланды.



Премиаль фонд саллы - 1000000 сумны тәшкил итте. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләде. Шулай ук 30 җиңүчегә 30 видеоязма һәм 5 телевизион тапшыру әзерләнде.



Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында үзешчәннәр, профессионаллар, шулай ук үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнашты. Чыгышлар исә проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнде. Җиңүчеләр исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын - Гилманов Хәсән Нияз улы (Казан)

II урын - Таишева Ләйлә Фәрид кызы (Казан)

III урын - Еремеева Сафия Александр кызы (Казан)

«Проза»:

I урын - Кәримова Айсылу Зөлфәт кызы (Балтач)

II урын - Миргаязов Аслан Алмаз улы (Казан)

III урын - Садриева Язгөл Илдар кызы (Актаныш)


11–17 яшьлек катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын - Кәримова Азалия Рафаэль кызы (Түбән Кама)

II урын - Сәләхиев Рәлиф Ринат улы (Түбән Кама)

III урын - Шәмсетдинов Азамат Айдар улы (Яшел Үзән, Осиново)

Проза:

I урын - Фәсихова Диләрә Нияз кызы (Казан)

II урын - Муллагалиева Диләрә Илфат кызы (Балтач)

III урын - Галәветдинова Гөлфия Надир кызы (Арча)

18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын - Ихсанов Рузиль Марат улы (Әлмәт)

II урын - Хаматов Ленар Дамир улы (Балтач районы, Куныр авылы)

III урын - Әгъләмова Гөлшат Әмин кызы (Чирмешән районы, Әмир авылы)

 «Проза»:

I урын - Шәмсемөхәммәтова Рәмилә Илдар кызы (Казан)

II урын - Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Казан)

III урын - Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы (Балтач)

Махсус бүләк - Антипова Земфира Робес кызы (Казан)

Иҗади гаиләләр арасында

I урын - Кәримовлар гаиләсе (Теләче)

II урын - Хәбибрахмановлар гаиләсе (Казан)

III урын - Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы, Байсар авылы)

Махсус бүләк - Мансуровлар гаиләсе (Теләче)

Махсус бүләк - Якуповлар гаиләсе

Профессионаллар арасында

I урын - Закиров Илнур Ильяс улы (Казан)

II урын - Вәлиева Зөлфия Наил кызы (Казан)

III урын - Гадбелхакова Җәүһәрия Саетгали кызы (Пермь)

III урын - Казан театр училищесының 3 курс студентлары (Казан)

Үзем язган шигырь номинациясендә

I урын - Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы (Казан)

II урын - Галимова Разия Вагиз кызы (Спас)

II урын - Сәлахов Рифат Гали улы (Казан)

III урын - Нуриев Айдар Алфас улы (Түбән Кама)

Үзем язган әсәр номинациясендә

III урын - Әхмәтҗанова Екатерина Александр кызы (Ямал-Ненец автономияле округы, Салехард шәһәре)

Барлык катнашучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз! Безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барыгыз һәм яңа бәйгеләрдә катнашыгыз!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров