Онлайн трансляция

Свернуть

Сургутта «ХМАО-Югра Татар кызы 2023» региональ бәйгесе узды

Сургутта «ХМАО-Югра Татар кызы 2023» региональ бәйгесе узды

https://tnv.ru

29 Март 2023, 12:55

95

0

Сургутта «ХМАО-Югра Татар кызы 2023» региональ бәйгесе узды
25 мартта Сургут шәһәрендә 1 тапкыр региональ "ХМАО-Югра Татар кызы 2023" бәйгесе узган.

Залда буш урыннар булмаган. Сургут,Когалым, Нефтеюганск, Түбән Варта, Лянтор, Пойковск шәһәрләреннән нәкъ менә шундый 11 гүзәл зат вәкилләре катнашкан. 

Конкурс берничә этапта узган. Катнашучылар үзләрен аш-су өлкәсендә сынаганнар, татар телен белү дәрәҗәсен тикшергәннәр һәм матур милли киемнәрен күрсәткәннәр.

Шулай итеп,  «ХМАО-ЮГРА ТАТАР КЫЗЫ 2023» титулына Нефтеюганск шәһәреннән Динә Рәхимова лаек булды.

1  дәрәҗә дипломга Әхмәтханова Алия (Пойковский штп.);

2 дәрәҗә дипломга Мөхәммәтҗанова Эльвина , (Сургут шәһ.);

3 дәрәҗә дипломга - Локманова Эльвира (Сургут шәһ.).






Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров