https://tnv.ru
13 Апрель 2023, 14:11
105
0
Республикада татар телендәге элмә такталарның язуларында хата табу буенча конкурс башланды. Анда катнашу өчен, әлеге хаталарны фотога төшерергә һәм «Халык контроле»нә җибәрергә кирәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
Татарстан халкы 1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр татар телендә язылган элмә такталар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның исемнәрендә табылган хаталарны ачыклау буенча конкурста катнаша ала. Моның өчен, хилафлыкны фотога төшерергә һәм
«Халык контроле»нең «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» бүлекчәсенә теркәргә кирәк. Элмә тактаны фотога төшергәндә оешманың исеме тулысынча күренергә һәм аның адресы беленергә тиеш.
Җиңүчеләрне берничә номинациядә сайлап алачаклар. Бүләкләрне тапшыру тантанасы көз көне булачак.
Фото: Алмаз Шигабутдинов

Бүлешергә
Комментарии 0