https://tnv.ru
22 Апрель 2023, 18:54
72
0
Казанга 500дән артык чит илдә яшәүче татар хатын-кызлары җыелачак. 24-26 апрель көннәрендә биредә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Вконтакте сәхифәсендә билгеле булды.
Республика башкаласына Татарстан, Россия һәм чит илләрдән киләчәк делегатлар тел, милләт, мәдәният, тәрбия һәм башка мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәчәк. Әлеге съездны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә үткәрә.
Чарага делегат буларак Россиянең 53 төбәгеннән, 15 ерак һәм якын чит илләрдән хатын-кыз килер дип көтелә. Шулай ук Белоруссия, Болгария, Кытай, Литва, АКШ, Польша, Төркия һәм башка илләрдән дә кунаклар булачак.
Быел, мәдәният-сәнгать, традицияләргә игътибар бирү белән беррәттән, милли мәгариф, тәрбия мәсьәләсенә дә басым ясалачак. Съезд көннәрендә хатын-кызларны бай программа көтә. Алар шәхси мәктәпләргә барачак, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән танышачак, күргәзмә-ярминкәдә катнашачак. 24 апрельдә исә съездның пленар утырышы узачак.

26 апрель алар Габдулла Тукай истәлегенә чәчәкләр салуда катнашачак.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы
Бүлешергә
Комментарии 0