Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Казанда Тукай премияләрен тапшырачаклар

Иртәгә Казанда Тукай премияләрен тапшырачаклар

https://tnv.ru

25 Апрель 2023, 17:27

116

0

Бүләкләрне танталы төстә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бирәчәкләр

Иртәгә Казанда Тукай премияләрен тапшырачаклар
Иртәгә, 26 апрельдә, Татарстанда Туган тел бәйрәме узачак. Төштән соң бәйрәм концерты һәм шигърият бәйрәме була. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итте.

Сәгать 11дә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бәйрәм концерты үтәчәк. Анда Республиканың алдынгы мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Шулай ук биредә Тукай премияләрен тапшыру тантанасы да уза. Лауреатлар исемен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов атаячак.

Көндезге икедә әлеге театр янында урнашкан Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәмен оешатыралар. Анда яшь авторлар һәм танылган шагыйрьләр чыгыш ясар дип көтелә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров