Онлайн трансляция

Свернуть

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә чыгыш ясаячак артистлар исеме билгеле

«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә чыгыш ясаячак артистлар исеме билгеле

https://tnv.ru

25 Апрель 2023, 18:44

226

0

Концертта «Оммаж», Gauga, Анастасия Макарова һәм башка артистлар чыгышы көтелә

Иртәгә, 26 апрель, Тукай туган көнендә, гадәттәгечә, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак. Чара Камал театры каршында үтә.

Акция 16:00 башлана. Биредә «Мин татарча сөйләшәм» конкурсының җиңүчеләре билгеле булачак һәм гала-концерт узачак. Анда чыгыш ясаучыларны акциянең "Вконтакте"дагы төркемендә халык һәм оештыручылар билгеләде. Концертта альтернатив музыкантлар - «Оммаж», Gauga, qaynar, «Дышать», «Караш», Enaecash, Yatmas Dusai, Айрат Хайруллин, Анастасия Макарова, АлияНур, Ilgiz һәм танылган блогер Arslan чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, быел акция "18+" тамгасы белән узачак.

Фото: соц сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар