https://tnv.ru
26 Апрель 2023, 11:24
516
0

ТНВ каналы бүген, 26 апрельдә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасын туры эфирда күрсәтәчәк. Трансляция 11:30да башлана.
Тукай премиясе, гадәттә, 3 мәдәният эшлеклесе яисә сәнгать коллективларына милләт алдындагы зур казанышлары өчен бирелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көнендә тапшыра.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов лауреатларга акчалата премия күләмен үзгәрткән иде. Элек ул 500 мең сум булса, хәзер 1 миллион тәшкил итәчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0