Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Татар теле рәисе"н сайладылар

Казанда "Татар теле рәисе"н сайладылар

https://tnv.ru

27 Апрель 2023, 09:56

540

0

Казанда "Татар теле рәисе"н сайладылар
Кичә, "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә, тәүге тапкыр "Татар теле рәисе 2023" игълан иттеләр. Бу исемгә блогер "Татар малай" (Ринат Галиәхмәтов) лаек дип табылды. Аңа төп бүләк - бер ел дәвамында татар чараларына бушлай керү мөмкинлеге һәм "Әлифба" китабын тапшырдылар.

Әлеге номинациядә җиңү яулар өчен, ике атна дәвамында татар телендә постлар язу, даими рәвештә акция турында социаль челтәрләрдә сөйләп бару, төрле медиакиңлекләрдә "Мин татарча сөйләшәм"не яктырту шарт иде. Оештыручылар сүзләренчә, быел татар теле Рәисе булыр өчен барлыгы 7 кеше көч сынашкан.

Фото: Вконтакте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар