https://tnv.ru
05 Май 2023, 10:40
434
0
Бик тиздән "Әлдермештән Әлмәндәр" спектакленең мультфильмын карап булачак. "Татармультфильм" берләшмәсендә Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнеп яңача анимацион фильм төшергәннәр.
Аны тормышка ашыру өчен 8 ел вакыт китә. 50дән артык персонажның тавышын Камал театры артситлары яздырган. Әҗәл ролендә Равил Шәрәфиев үзе. Кичә тулы метражлы беренче татар мультфильмын җурналистларга күрсәттеләр.
"Әлдермештән Әлмәндәр" Камал театры сәхнәсендә 36 ел куелды. Төп герой Әлмәндәрне уйнаучы Шәүкәт Биктимеровның вафатыннан соң ул репертуардан төшеп калды. Мультфильм турында тулырак ТНВ хәбәрчесе Илдар Сәфиуллин репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0