https://tnv.ru
12 Май 2023, 13:21
890
0
Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы татарларына ярдәм машиналары барып җиткән. Аларны берничә көн дәвамында бөтен Республика халкы жыйган иде. Матди ярдәм туплауны Бөтендөнья татар конгрессы башлап җибәрде. Йөк машиналарының барып җитүен дә конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.
3 көн дәвамында Республика халкы конгресска азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары китерде. Барлыгы 20 тонна гуманитар ярдәм җыйганнар. Аны Курганга кадәр конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин озата барган.
Бүген иртән юлланган машинаның Йолдыз авылына барып җитүе билгеле булды. Җирле халык татарстанлыларга олы рәхмәтен җиткергән.
Исегезгә төшерәбез, кичә без милләттәшләребезгә авылны торгызыр өчен матди ярдәм кирәклеге турында язган идек инде. Аны җыю хәзер дә дәвам итә.

Бүлешергә
Комментарии 0