Онлайн трансляция

Свернуть

Курганда янып беткән татар авылына Татарстаннан кабат гуманитар йөк китәчәк

Курганда янып беткән татар авылына Татарстаннан кабат гуманитар йөк китәчәк

https://tnv.ru

22 Май 2023, 16:57

201

0

Курганда янып беткән татар авылына Татарстаннан кабат гуманитар йөк китәчәк
Татарстаннан Курган өлкәсендәге янгыннан зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылына яңа партия гуманитар йөк җибәрергә әзерләнәләр. Бүген бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында узган утырышта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сөйләгән.

Бу юлы Йолдыз авылына Биектау районы, Яшел Үзән, Чувашия Республикасыннан җыелган кирәк-яракларны җибәрәчәкләр. Иртәгә машиналар юлга чыгачак. Васил Шәйхразыев Йолдыз авылына эш сәфәре белән үзе дә бара. Биредә ул Курган өлкәсе губернаторы һәм зыян күргән милләттәшләребез белән очрашыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, янгында зыян күргән татар авылына Татарстан ярдәменең беренче партиясе 12 майда барып җиткән иде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров