Онлайн трансляция

Свернуть

Васил Шәйхразыев Курганда янган Эчкен халкының кибеттәге бурычларын каплаган

Васил Шәйхразыев Курганда янган Эчкен халкының кибеттәге бурычларын каплаган

https://tnv.ru

08 Июнь 2023, 11:49

70

0

Васил Шәйхразыев Курганда янган Эчкен халкының кибеттәге бурычларын каплаган
ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Эчкен-Йолдыз авылына булган эшлекле сәфәрендә, җирле халыкның кибеттә булган бурычларын каплаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

«Элек Рамазан аенда сәдака бирәсе килгән хәлле кешеләр, махсус танымаслык киемнәр киеп, башларын капюшон белән каплап, шундый авыл кибетләренә килгәннәр һәм сатучылардан бурыч китабын сорап, иң мохтаҗ кешеләрнең бурычларын каплаганнар», – дигән Васил Шәйхразыев. Ул да Эчкен авылы кибетендәге бурычлар дәфтәрен сораган.

Васил Шәйхразыев 18 мең бурычы булган күп балалы гаиләнең бурычын түләгән. «Кибеткә килгәч, аларга бурычларының каплануын әйтегез. Исем дә, фамилияләр дә кирәк түгел. Сәдака кабул булсын», –дигән теләктә калган җитәкче. Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков мәктәптә эшләүче икенче күп балалы хатын-кызның 15 меңлек бурычын каплаган.

Фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров