Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Бөгелмә Сабан туенда беренче тапкыр ат өстендә көрәшәчәкләр

Быел Бөгелмә Сабан туенда беренче тапкыр ат өстендә көрәшәчәкләр

https://tnv.ru

08 Июнь 2023, 14:46

203

0

Быел Бөгелмә Сабан туенда беренче тапкыр ат өстендә көрәшәчәкләр
Быел тәүге тапкыр Бөгелмә Сабан туенда «Аударыш» ат өстендә көрәш ярышлары була. Борынгы традиция Бөгелмә районында яңа гына торгызыла. Бу шактый катлаулы көрәш, чөнки җайдак көчле булу белән беррәттән, иярдә утыра да белергә тиеш, дип сөйләгәннәр «Татар-информ»га Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә.

Бөгелмә мәйданында Сабан туе 10 июньдә була. Иртәдән бәйрәм кунаклары Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган күргәзмә белән таныша, шулай ук Бөгелмә районында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән танышачак. Алар - рус, татар, чуваш, үзбәк, азәрбайҗан, мордва, башкорт һәм башкалар.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң спорт ярышлары башлана, ипподромда төрле нәселле атлар чабышы була. Ярышларда катнашучылар һәм көрәш батырлары бүләкләнәчәк.

Бәйрәмдә шулай ук язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясала, чәчү алдынгыларын, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм фермерларын бүләкләү көтелә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар