https://tnv.ru
10 Июнь 2023, 12:47
63
0

Бүген Татарстан шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авылларда Сабан туй мәйданнары җәелде. Милләтебезнең иң яраткан, халыкка якын булган бәйрәмнәрнең берсендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлау сүзләрен җиткерде.
«Хөрмәтле татарстанлылар, кадерле дуслар! Сабан туе - халкыбызның көтеп алынган бәйрәме. Ул төрле милләт, дин вәкилләренең очрашу урыны булып тора. Биредә дустанә мохит хөкем сөрә. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Сабан туе Республикадагы этник төрлелекне ныгытуга этәргеч бирә.
Мәйданда без, иң беренче чиратта, авыл хезмәтчәннәренең иң алдынгыларын данлыйбыз. Аларның фидакарь хезмәте белән Татарстанда чәчү эшләре уңышлы тәмамланды.
Сабан туе киләчәккә өмет, ышаныч өсти. Әлеге бәйрәм сезгә һәм якыннарыгызга яхшы кәеф, сөенечләр китерсен! Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә!», - диелә Рәис котлавында.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0