https://tnv.ru
12 Июнь 2023, 16:00
335
0
Апас районында Сабан туе шаулап узды. Ул, һәр милли бәйрәмгә хас булган ярышлар, концерт белән генә истә калмаячак. Монда халыкны 150 килограмм авырлыктагы чәкчәк белән шак каттырганнар. Ул Идел аръягы зонасында әлегә иң зурысы.
«Апас-информ» мәгълүматлары буенча, әлеге чәкчәкне пешерү өчен 3 мең йомырка, 40 лирт сыек май, 30 литр бал һәм 20 килограмм шикәр комы кирәк булган. Аны Апасның оста куллы пешекчеләре 2 атна пешергәннәр, 2 көн өйгәннәр, 1 көн бизәгәннәр.
Чәкчәктән мәйданга килгән һәркем авыз итә алган. Ул төп сәхнә янында урнашкан иде.
Милли ризыкның күләме генә түгел, бизәлеше дә сокландырган! Тау кебек өелгән чәкчәкне татар курчаклары: егет һәм кыз тулыландырды. Анда хәтта «Апас Сабан туй 2023» язуы да сыйган иде.

Фото: «Апастово-информ»
Бүлешергә
Комментарии 0