Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда туган Искәндәр Шәфигуллин Татарстан байрагын Төньяк Американың иң югары ноктасына күтәрде

Казанда туган Искәндәр Шәфигуллин Татарстан байрагын Төньяк Американың иң югары ноктасына күтәрде

https://tnv.ru

20 Июнь 2023, 09:45

286

0

Казанда туган Искәндәр Шәфигуллин Татарстан байрагын Төньяк Американың иң югары ноктасына күтәрде
Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче Казанда туган Искәндәр Шәфигуллин Алясканың Денали тавының иң югары ноктасына менгән. Бирегә ул Татарстан байрагын да алып менгән.

Тауның биеклеге 6 190 метрга җитә. Ул дөньядагы иң суык тауларның берсе һәм Төньяк американың иң югары ноктасы булып исәпләнә.

Шәфигуллин сүзләренчә, Татарстан флагы әлеге урынга беренче тапкыр алып менелә. Ул шулай ук бу югары ноктага менгән беренче татар кешесе булуын да фаразлый.

"Тауга менү бик авыр. Елына бары тик 500 кеше генә бу ноктага менеп җитә", - дип сөйләде Искәндәр ТНВ сайты хәбәрчесенә.

Фото: Искәндәр Шәфигуллин.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров