https://tnv.ru
21 Июнь 2023, 14:17
101
0
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә Рәшит Ваһаповка мемориаль такта кую урынын караган.
Мемориаль такта Түбән Новгород татар педагогика техникумы янында урнаштырылачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Биредә Рәшит Ваһапов 1920-нче елларда укыган.
Рәшит Ваһапов — татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Татарстан башкаласында Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. Һәйкәл Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркында урын алды.
Автор: Ләйлә Шиһабетдинова
Фото: tatar-congress.org

Бүлешергә
Комментарии 0