Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Казанда Сабан туйга бүләкләр җыячаклар. Җигүле атлар кайдан узачак?

Иртәгә Казанда Сабан туйга бүләкләр җыячаклар. Җигүле атлар кайдан узачак?

https://tnv.ru

22 Июнь 2023, 17:10

401

0

Иртәгә Казанда Сабан туйга бүләкләр җыячаклар. Җигүле атлар кайдан узачак?
Иртәгә, 23 июньдә, Казан буйлап Сабан туена бүләкләр җыю тантанасы узачак. 11:00 сәгатьтә халык күчтәнәчләрен төягән 4 җигүле ат түбәндәге маршрутларда йөриячәк:

⁃ Казан Кремленнән Бауман урамы буенча;
⁃ М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча;
⁃  «Туган авылым» комплексыннан Петербург һәм Сәлимҗанов урамнары буенча;
⁃ Иске Татар бистәсеннән Каюм Насыйри һәм Мәрҗани урамнары буенча.

Бүләк җыю күренеше 12.30да Камал театры алдындагы мәйданда бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар