Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Казан ипподромында ат чабышлары узачак

Иртәгә Казан ипподромында ат чабышлары узачак

https://tnv.ru

22 Июнь 2023, 18:24

194

0

Иртәгә Казан ипподромында ат чабышлары узачак
Иртәгә Казан ипподромында ат чабышлары узачак. Бәйрәм кунаклары өчен парковка да эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте яза.

Бәйрәм мәйданчыгына машинада Альберт Камалиев проспекты ягыннан кереп була. Шуннан соң тамашачыларга парковкадан чыгып, тротуар буенча ипподромга таба барырга кирәк. Чабышлар кичке 5нче яртыда башланачак.

Исегезгә төшерәбез, Сабан туе  ат чабышлары һәм бүләкләр туплаудан башланачак. Бүләкләрне дә иртәгә - Казанның 4 мәйданчыгында җыячаклар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров