Онлайн трансляция

Свернуть

Филология фәннәре докторы, профессор, галим Мирфатыйх Зәкиев белән хушлашу - видео

Филология фәннәре докторы, профессор, галим Мирфатыйх Зәкиев белән хушлашу - видео

https://tnv.ru

22 Август 2023, 11:09

224

0

Филология фәннәре докторы, профессор, галим Мирфатыйх Зәкиев белән хушлашу - видео
Татар дөньясы өчен зур югалту. Узган ялларда филология фәннәре докторы, профессор, галим Мирфатыйх Зәкиев вафат булды. Аңа 95 яшь иде.

Галимне Казан читендәге Самосыр мөселман зиратында җирләделәр. Ул туган тел, татар милләте сагында торган шәхесләрнең берсе. Татар телен үзләштерү, камилләштерү, аның проблемаларына багышланган китаплары гына 100дән артык. Күпчелеге — мәктәп дәреслекләре. Укучылар аны урта буында ук кулга ала.

Галимне җирләргә татар зыялылары, хезмәттәшләре, туганнары килгән иде. Барысы да аның шәхесенең бөеклеген аерым бер җылылык белән искә алды. Хушлашу мәрәсименнән — Инзилә Хөсәинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров