https://tnv.ru
19 Октябрь 2023, 11:17
117
0
Татар халкының борынгы һәм бик бай кулъязма тарихы бар. Ул ядкәрләр безгә башта туган телебезне сакларга, аннары милли үзаңны ныгытырга ярдәм итә алыр иде.
Хәзер Татарстанның 8 меңнән артык язма мирасы бар. Милли китапханәдә узган халыкара конференциядә Марат Әхмәтов «Бу язуларны тирәнрәк өйрәнгән саен, милләт тарихын дә күбрәк белә алыр идек" — дип белдерде.
Борынгы документлар, календарьлар, кулъязмалар тәкъдим ителгән күргәзмә оештырганнар. Андагы экспонатларның күбесе Санкт-Петербургтан. Бу — күренекле галим Николай Лихачев эшләре. Үз вакытында ул Казаннан илһамланып кайтып, шушы язма ядкарьләрне барлый башлый. Республика башкаласы элек-электән шәрык тарихын өйрәнүдә алдынгылардан була.
Конференциядә нинди үзенчәлекле экспонатлар тәкъдим ителә? Тарихчылар һәм белгечләр нинди яңалыклар җиткерә? Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.

Бүлешергә
Комментарии 0